Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров: "Кырым Совет берлегенә охшаган төбәккә әйләнә"


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Рефат Чубаров Кырымда яшәүчеләрдә, хәтта Русия тарафдарларында да, вазгыятьнең начараюына, бигрәк тә икътисад өлкәсендә һәм эш урыннары мәсьәләләренә бәйле өметсезлек тә сизелә дип саный.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда Совет берлегенең соңгы елларында булган социаль вазгыять билгеләре күзәтелә. Мондый фикерне Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров "Апостроф" сайтына белдергән.

"Эйфория хисе, шатлыклы көтүләр хәзер юк. Русиянең керүе һәм Кырымны басып алуы яхшыга дип ышанучыларның барысы да диярлек моңа инде өметләнми. Русия тарафдарларының да бүген шикләре зур, ә кайберләрендә вазгыятьнең начараюына, бигрәк тә икътисад өлкәсендә, эш урыннары мәсьәләләренә бәйле өметсезлек тә сизелә. Социаль вазгыять белән Кырым Совет берлегенең соңгы елларын хәтерләткән төбәккә әйләнә. Гәрчә үзгәрешләр дә сизелә - юллар, эре объектлар, торак төзелеше. Әмма бу Кырым ярымутарвының хәрби форпостка әйләнүе белән бәйле", ди Чубаров.

Аның сүзләренчә, Кырымга күбрәк Русия ватандашларын китерергә тырышу бар. Торак башлыча Русия "куәт хезмәткәрләре өчен" төзелә ди ул. Йортлар күпчелек Джанкойда, Кизләү янында, Акмәчет һәм Акъярда төзелә. Шулай итеп Русия тарафлы хакимият кырымтатарларны кысрыклап чыгармакчы дип саный Чубаров. Күченеп килүче Русия ватандашлары өчен махсус програмнар барлыгын да әйтә ул.

Рефат Чубаров Кырымны азат итү өчен Русиягә карата максималь рәвәштә басымны арттыру өчен мобилизацияләнергә кирәк дигән фикер дә белдерде.

“Украинаның суверенитетын торгызу, Кырымны аннексиядән азат итү өчен бездә төгәл стратегия булырга тиеш. Без сөйләшкән һәм килешкән әйберләрне адымлап эшләргә, халыкара беректәшләребезне максималь рәвәштә мобилизацияләргә тиеш. Мин Кырымны азат итү өчен хәзер хәрби юл юк диюгә кушылам. Әммә ярымутрауны азат итәргә, барлык украин җирләреннән Русияне чыгып китәргә мәҗбүр итү өчен, аңа карата басымны кардиналь рәвештә хәрәкәткә китереп, аны халыкара хокуклары кысаларына кайтырга мәҗбүр итәргә кирәк”, ди Чубаров.

Украинаның Кырымдагы вәкиле Анатон Кориневич элегрәк белдерүенчә, аннексия чорында Мәскәү Кырымга инде 140 мең Русия ватандашын күчергән.

Кырым Русия тарафыннан 2014 елда Украина кануннарын бозып, Кырымга Русия гаскәрләрен кертеп уздырылган, әмма халыкара җәмәгатьчелек танымаган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләнде. Дөнья җәмәгатьчелеге Кырымның Русиягә кушылуын танымый, ярымутрауны Украина җире дип саный.

XS
SM
MD
LG