Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: "Бу яңа бәйрәм түгел. Халыклар дуслыгы 400 ел элек тә булган"


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

2005 елда Путин керткән "Халыклар бердәмлеге көнен" Фәрит Мөхәммәтшин яңа дип атамаска чакырды.

"Миңа бу яңа бәйрәм дип әйтәләр. Ул яңа түгел. 400 ел элек тә шулай булган. Бүген дә, иртәгә дә шулай булыр дип өметләнәм. Тынычлык, дуслык 21 гасырда да безнең белән бергә атлый. Төрле катлаулар, милләтләр, төрле дин вәкилләре, төрле телдә сөйләшүчеләр ул вакытта да ватан өчен көрәштә, аның мәдәни үзбилгеләнүне саклауда үз көчен берләштерде. Русия дәүләтендә хөкем сөргән фетнә чорында безнең бабаларыбыз берләшү һәм рухи бердәмлекне аңа каршы куйды. Шул рәвешле ватандашлык бурычын аңлап чын ватанпәрвәрлеген күрсәтте. Бу факт күпмилләтле халыкның бүген дә дәүләтнең гаранты һәм нигезе булуын раслый", ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу хакта Дәүләт шурасы рәисе опера һәм балет театрында узган "Безнең йортыбыз - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында белдерде. "Урыс халкы белән дуслык" дигән сүзләр белән башланган тамашада 40лап төркем катнашты. Бу бәйрәмнең рухы киләчәктә дә сакланыр дип өметләнә парламент башлыгы.

Парламент башлыгы 6 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Татарстан Конституциясе көнен дә искә алды.

"Үз кулларыбыз белән язган Конституция инде 27 ел күпмилләтле республика халкына хезмәт итә", диде Мөхәммәтшин.

Халыклар бердәмлеге көне Русиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Ул Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә баш күтәрүчеләр Мәскәүне поляклардан азат итүе, шул рәвешле Русиядә фетнә вакыты бетүе уңаеннан билгеләп үтелә. Халыклар бердәмлеге көнен православлар Казанда ел саен тәре йөреше уздырып бәйрәм итә.

XS
SM
MD
LG