Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар турында "Өйгә кайту" фильмы "Алтын глобус" бүләгенә дәгъва итә


"Өйгә кайту" фильмыннан кадр
"Өйгә кайту" фильмыннан кадр

"Өйгә кайту" фильмы ата кешенең Украина көнчыгышында хәрби бәрелешләрдә һәлак булган улы җәсәден аннексияләнгән Кырымга кайтаруы турында.

Украин режиссеры Нариман Алиевның "Өйгә кайту" ("Homeward") фильмы "Алтын глобус" премиясендә "Чит телдәге иң яхшы фильм" номинациясенә чыгарылган.

Премиянең рәсми сайты хәбәр итүенчә, "Өйгә кайту" 65 илдән 93 фильм исемлегенә кергән. Ахыргы исемлек 9 декабрьдә билгеле булачак.

Кырымтатар режиссеры Нариман Алиевның әлеге фильмы моңа кадәр VII Халыкара Босфор кинофестивалендә иң яхшы чит ил фильмы дип табылган иде.

Элегрәк Алиев фильмы Оскар бүләгенә дәгъва итүчеләрнең озын исемлегенә керде. Ул шулай ук X Одесса халыкара кинофестивалендә гран-при алды.

Фильмда баш каһарман Мостафа Украина көнчыгышындагы хәрби бәрелешләрдә улын югалта һәм аны туган ягында, Русия аннексияләгән Кырымда җирләргә җыена. Үзенең кече улы һәм олы улының җәсәде белән ул ярымутрауга юл ала.

Нариман Алиев – кырымтатар режиссеры. Үз картиналарында Алиев кырымтатарларның гаилә мөнәсәбәтләрен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен күрсәтә.

XS
SM
MD
LG