Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Назаров Башкортстанда Милли кием көне булдыруны тәкъдим итә


Башкорт милли киемнәре
Башкорт милли киемнәре

Башкортстанда Милли кием көне булдырылырга мөмкин. Аны елына ике тапкыр - апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында уздыру тәкъдим ителә. 

Башкортстанда Милли кием көне булдыру башлангычы белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы җыелышта республика премьер-министры урынбасары Андрей Назаров чыкты. Ул яңа бәйрәм булдыру өчен документлар әзерләнгән диде. Бәйрәмне елына ике тапкыр - апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында уздыру тәкъдим ителә. Бу хакта Башкортстан басмалары яза.

"Республикада 164 милләт вәкиле яши. Һәрберсенең тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Башкортстан халыкларының милли кием бәйрәме бабаларыбыз тарихы һәм мәдәниятенә тагын бер кат мөрәҗәгать итәргә, рухи кыйммәтләрне үсеп килүче буынга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк", ди Назаров.

Татарстанда мондый тәкъдим белән Дәүләт шурасының элекке депутаты Разил Вәлиев тә чыккан иде. "Елга бер тапкыр булса да, һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп урамга чыкса, яисә эшкә килсә, алардан күреп башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде", диде ул парламент утырышларының берсендә.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "әгәр киләсе утырышка "вышиванкада" (украиннарның милли киеме - ред.) килсәләр?", дип сүзне көлкегә борырга маташты һәм әлеге тема турында уйларга кирәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG