Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" оешмасы Нью-Йорктагы Русия консуллыгы каршында Татарстанга суверенитет сорады


Камил Сукаев Нью-Йоркта (архив фотосы)
Камил Сукаев Нью-Йоркта (архив фотосы)

АКШтагы татар активисты Камил Сукаев пикетка чыгып, Русиядән Татарстанга тулы суверенитет бирүне таләп итте.

"Азат Идел-Урал" оешмасының АКШтагы вәкиле Камил Сукаев Нью-Йоркта Русия консуллыгы бинасы янында ялгыз пикетка чыкты. Чара Русиядә Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. "Төп таләп - Татарстанга тулы суверенитет бирү", дип язды активист Facebook сәхифәсендә.

Ул шулай ук консуллык хезмәткәренең аны бинага чакырганлыгын белдерә. Русия консуллыгы вәкиле дорфа рәвештә кычкырып, активисттан плакатын күрсәтүне сораган.

"Азат Идел-Урал" оешмасына нигез салучыларның берсе Рәфис Кашапов бу көндә Русия асаба халыклары активистларының "Урыс шовинизмы көне" уздырачаклары турында белдергән иде. Пикетлар 4 ноябрьдә Киев, Харьков, Варшавада узды.

Мордовия активистлары Финляндиянең Турка шәһәрендә Русия консуллыгы бинасы алдында чара уздырды. Русия консулы полиция чакырды.

XS
SM
MD
LG