Accessibility links

Чаллыда "Русия коммунистлары" митингында Путинны вазифадан алу, Сталинга һәйкәл кую тәкъдим ителде


Чаллыда "Русия коммунистлары" митингы
Чаллыда "Русия коммунистлары" митингы

Чарада яңгыраган чыгышларда һәм кабул ителгән резолюциядә президент Путинны, Медведев хөкүмәтен, Русия думасын һәм Федерация шурасын халыкны бөлгенлеккә төшергәннәре өчен вазифаларыннан алу һәм тарату турында сүзләр булды. Шәһәрдә Ленин белән Сталинга һәйкәл кул тәкъдиме дә яңгырады.

Чаллыда 6 ноябрьдә "Русия коммунистлары" фиркасе Октябрь инкыйлабының 102 еллыгын билгеләде. Чарада яңгыраган чыгышларда һәм кабул ителгән резолюциядә Русия президенты Владимир Путинны, Дмитрий Медведев хөкүмәтен, Русия думасын һәм Федерация шурасын халыкны бөлгенлеккә җиткергәннәре өчен вазифаларыннан алу һәм тарату турында сүзләр булды. Урам җыенына килгән йөзләп кеше әлеге сүзләрне алкышлап каршы алды. Шулай ук "Җир шарында тынычлык урнаштырганнары, халыкларга лаеклы тормыш булдырганнары" өчен дип, Чаллыда Ленинга һәйкәл, Сталинга бюст кую тәкъдимнәре ишетелде. "Әгәр Ленин һәм Сталин булмаса, Татарстан республикасы да, Чаллы шәһәре дә булмас иде. Шушы республиканы булдыручыларга хөрмәт йөзеннән шәһәр аларга һәйкәлләр куярга тиеш", дигән фикерләр яңгырады.

Моңа каршы сүзләр кычкырып әйтелмәде, кемдер үзалдына "моннан бер мең еллар элек үк татарның зур дәүләте булган, нишләп безгә Ленин дәүләт ясап бирсен" дип сөйләнеп куйды да тынып калды. Зур бәхәсләр кузгалмады.

Чаллыда "Русия коммунистлары" уздырган митингта
Чаллыда "Русия коммунистлары" уздырган митингта

Әлеге фирка үз җыеннарында Русия кешеләренә лаеклы пенсия, хезмәт хакы мәсьәләсен дә даими күтәреп тора. "Русия коммунистлары" таләпләреннән күренгәнчә, илдә минималь хезмәт хакы 30 мең сум, уртача хезмәт хакы 70 мең сум булырга тиеш. Ә инде уртача пенсияне алар 40 мең сумга җиткерүне тели.

Җыенда элек татар милли оешмаларына йөргән, инде олыгайган дистәдән артык кеше дә күренде. Аларның кайберләре сүзләренчә, бирегә татар милли хәрәкәтенең күтәрелеш елларын сагынып, шул күтәрелештә катнашкан чордашларын күрергә дип киләләр. "Менә шушындый гына булса да, урам җыеннары оештырып, милли проблемнарны күтәрергә дә көчебездән килми. Бастылар, бетерделәр татар хәрәкәтен" диючеләр дә булды.

Коммунистлар әлеге җыеннан соң Җиңү паркыннан Тынычлык урамы буйлап шәһәр хакимияте бинасына кадәр җәяүле йөреш уздырырга теләгәннәр. Ләкин шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәгән. Шунлыктан алар бары җәяүлеләр генә йөри торган юлдан Тукай һәйкәленә кадәр барды.
Октябрь инкыйлабы көне булып 7 ноябрь санала. Коммунистлар бу вакыйганы 6 ноябрьдә, Татарстан Конституциясе көнендә билгеләүне ял көне булу белән аңлата. "Эш көнендә урам җыенына халык килмәскә мөмкин. Ә ял көнендә кешеләр күбрәк килә", диде оештыручылар.

Казанда бүген Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Татарстан Конституциясе көне уңаеннан митинг уздырды. Анда 70ләп кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG