Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан Арена" "Ак Барс Банк Арена" дип атала башлаячак


"Казан Арена"

2013 елгы Универсиада алдыннан төзелгән "Казан Арена" спорт сарае "Ак Барс Банк" белән килешү төзегән һәм өч ел дәвамында әлеге аның исеме белән аталачак. ТАИФ мондый тәкъдимнән баш тарткан диелә. 

7 ноябрьдә "Казан Арена"ның башка исем белән аталачагы билгеле булды. Ул "Ак Барс Банк Арена" исеме алачак. Бу хакта килешүне "Казан Арена" һәм банк җитәкчеләре имзалаган дип яза Татарстан матбугаты. Килешүнең бәясе аталмый, экспертлар елына 100-150 млн сум дип фаразлый. "Ак Барс Банк" атамасы өч елга бирелә.

"Бизнес онлайн" язуынча, "Казан Арена" җитәкчелеге мондый тәкъдим белән чыккач, берничә ширкәттән җавап килгән.

Атамаларны сату футбол дөньясында киң таралган гамәл. Мәскәүнең "Спартак" такымы уйнаучы стадион "Откыртие Арена", "Динамо"ныкы "ВТБ Арена", "Локомотив"ныкы "РЖД Арена" дип атала. Гадәттә клублар стадионнарга төп иганәчеләренең атамаларын тәкъдим итә. "Казан Арена"ны "Рубин" футбол клубы арендалый, аның иганәчесе булган ТАИФ бинага үз исемен бирүдән баш тарткан диелә.

45 мең кеше сыйдырышлы "Казан Арена" 2013 елгы Универсиада өчен төзелгән иде. Стадионда 2018 елда дөнья футбол чемпионаты ярышлары да узды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG