Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсенең элекке җитәкчесе 7 ел колониягә хөкем ителде


Хәйдәр Хәлиуллин
Хәйдәр Хәлиуллин

Дәүләт казнасыннан 21 миллион сум урлауда гаепләнгән Татарстан түрәсе Хәйдәр Хәлиуллин, аның хатыны Марина Хәлиуллина һәм 21 эшмәкәр җиде елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.

"Лизинг-грант" програмы белән бүленгән акчаларны урлау эше нигезендә гаепләнгән Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсенең элекке җитәкчесе Хәйдәр Хәлиуллин җиде ел гомум тәртипле колониягә хөкем ителде. Аның элекке хатыны Марина Хәлиуллина алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары 8 ноябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә укылды дип яза Татарстан матбугаты.

Әлеге җинаять эшендә барлыгы 23 фигурант иде. Хәйдәр һәм Марина Хәлиуллиннар, хисапчы Вероника Мирзагаләмова акча урлауны оештыручы дип табылды. Мирзагаләмова дүрт ел колония хөкеме алды.

Тагын 21 кешенең бер өлеше шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде, кайберләренә биш елга кадәр төрмә хөкеме бирелде. Алар - "Лизинг-грант" програмы белән бүленгән акчаны алучы эшмәкәрләр.

Салынган зыян күләме 21 млн сум дип бәяләнә, тагын 18 млн сумны хөкем ителүчеләр урларга өлгерми.

Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе җитәкчесе Хәйдәр Хәлиуллин 2017 елның апрелендә тоткарланды.

XS
SM
MD
LG