Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста фетнәчеләр ягында сугышкан Әлмәт егетенең һәлак булуы хәбәр ителде


Донбасста Русия яклы фетнәчеләрнең берсе

Шушы көннәрдә Донбасстан Әлмәт шәһәренә 33 яшьлек Рамил Мөхәммәтҗановның җәсәде кайтарылып җирләнгән. Ул 5 октябрьдә атыш вакытында һәлак булган диелә.

Татарстанның Әлмәт шәһәреннән китеп Донбасста Русия тарафлы фетнәчеләр ягында сугышкан Рамил Мөхәммәтҗанов һәлак булган. Бу хакта "Донбасс ихтыярилар берлеге" хәбәр итә. Аның җәсәде туган ягына 6 ноябрьдә генә кайтарып җирләнгән. "Мемориал героев ДНР" төркемендә язылуынча, Мөхәммәтҗанов 5 октябрьдә чираттагы атыш вакытында үтерелгән. Әлеге төркемдәге мәгълүматка караганда, октябрьдә барлыгы 29 фетнәче һәлак булган.

Рамил Мөхәммәтҗановның исеме Украинага каршы эшчәнлек алып баруда шикләнелүче кешеләр турында мәгълүмат туплаучы портал буларак танылган "Миротворец" сайтында да бар. Анда ул тумышы белән Әлмәттән, 1986 елгы диелгән.

Элегрәк БМО Украина төньяк-көнчыгышында биш ел барган сугыш вакытында 3330 тыныч кешенең үтерелүен хәбәр иткән иде.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG