Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаага мәхкәмәсе Кырымда дискриминация эшен карауга вәкаләтле булуын белдерде


Һаагада БМО мәхкәмәсе бинасы
Һаагада БМО мәхкәмәсе бинасы

БМОның Һаага шәһәрендәге халыкара мәхкәмәсе Украинаның Русиягә каршы эше нигезендә үз юрисдикциясен таныды.

Һаага мәхкәмәсе Киевның Мәскәүне Украина көнчыгышында террорчылыкны финанслауда һәм Кырымда расачыл дискриминациядә гаепләвен карарга үзенең вәкаләте булуын белдерде.

"Бүген Украина өчен истәлекле көн - Халыкара мәхкәмә Украина файдасына карар чыгарды, Украинаның Русиягә каршы эшенә үз юрисдикциясен таныды" дип язды Украина тышкы эшләр министры сүзчесе Екатерина Зеленко.

2017 ел башында Украина үз тарихында беренче тапкыр башка дәүләтне Һаага мәхкәмәсенә бирде. Ул Русияне террорчылыкны финанслау һәм раса дискриминациясенең барлык формаларын юк итү турындагы конвенцияләрне бозуда гаепли. Шул ук елның апрелендә Халыкара мәхкәмә Кырым татарлары һәм Кырымда яшәүче этник украиннарга карата "дискриминацияне" туктату турында вакытлыча карар кабул итте.

2019 елның июнендә БМО мәхкәмәсе әлеге эш нигезендә тыңлаулар башлады.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный һәм Кырымны Русиянеке дип танымый. Мәскәү исә Кырымны аннексияләүне тарихи гаделлек урнаштыру дип атый.

2014 елдан АКШ һәм кайбер Көнбатыш илләре Кырым аннексиясе сәбәпле Русиягә карата чикләүләр кертте һәм аларны ярты ел саен озайтып килә.

XS
SM
MD
LG