Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ШТК лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова юл казасында һәлак булган


Фәридә Таштабанова
Фәридә Таштабанова

Татар ШТК лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова Казаннан "Әйдә, ШаяРТ!" уеннарыннан Чаллыга кайтканда юл казасында һәлак булган. Аңа 60 яшь иде. Машинада шулай ук уенны оештыруда катнашкан берничә кеше булган, аларның кайберләре авыр хәлдә.

Татар Шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова 9 ноябрьгә каршы төндә Казан-Чаллы юлында казага очрап һәлак булган. Моны Азатлыкка "Әйдә, ШаяРТ!" татар ШТКсы җитәкчесе Рамил Әгъдиев раслады. Фәридә Таштабанова Казанга "Әйдә ШаяРТ!" лигасының ярымфиналына килгән булган. Ул 8 ноябрьдә Кариев театры бинасында узды.

Казаннан Чаллыга кайтканда Таштабанова һәм уенны оештыручы тагын берничә кеше утырган машина йөк машинасына бәрелгән. Рульдә булган Руслан Харисовка зур зыян килмәгән, Ильяс Хәсәнов авыр хәлдә реанимациядә диелә. Алар икесе дә ШТКның мөхәррирләре, Харисов алып баручы да булды. Тавыш режиссеры Руслан Тюпа да реанимациядә дип белдерде лига җитәкчесе.

Фәридә Таштабанова татар телендә шаяннар һәм тапкырлар клубы хәрәкәтен төзү башында торды. Мондый хәрәкәт Чаллыда оешты, уеннарга Уфа, Стәрлетамак уку йортлары студентлары да кушылды. Соңрак ул татар ШТК лигасында әверелде.

XS
SM
MD
LG