Берлек мөрәҗәгатенә 400дән артык әдәбиятчы, педагог, тарихчы һәм Гусейновның элекке студентлары, Югары икътисад мәктәбе хезмәткәрләре кушылган.
Элегрәк уку йорты җитәкчелеге Гасан Гуйсейновны урыс телен "ярлы һәм бозык" дип атаган Facebook-тагы посты өчен гафу үтенергә кушкан иде. Филолог моннан баш тартты. Галим үз фикерен уку йорты хезмәткәре буларак түгел, гади кеше буларак язуы турында белдерде.
Мөрәҗәгатьне имазалаучылар сүзләренчә, "гафу үтенергә кушулар бүгенге сәяси вазгыятьтә бөтен өлкәләргә дә кагылырга" мөмкин. "Ирексез илдә ирекле булу җиңел түгел. Ләкин безнең башка юл юк" ди мөрәҗәгать авторлары.
- Һуманитар фәннәр факультеты укытучысы, филология фәннәре докторы Гасан Гусейнов октябрь ахырында Facebook-та урыс теле һәм башка милли телләр турында пост чыгарды. "Йөз меңләгән украин һәм татар, кыргыз һәм үзбәк, кытай һәм алманнар яшәгән Мәскәүдә көндез чыра яндырып эзләсәң дә, бөтен ил язган һәм сөйләшкән ярлы, бозык урыс теленнән башка телдә берни таба алмассың", дип язды ул.
- Гусейновның әлеге сүзләре социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында бәхәс уятты. Профессор медиада, социаль челтәрләрдә һәм публицистикада кулланылган агрессия һәм нәфрәт теле турында яздым дип аңлатты. Аның фикеренчә, бу "куркыныч мохит һәм куркыныч корал".