Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Бәшәр Әсад туганнары Мәскәүдә кимендә 19 фатир сатып алган


"Мәскәү сити" торак һәм бизнес комплексы
"Мәскәү сити" торак һәм бизнес комплексы

Сүрия президенты туганнары Мәскәүдә 40 миллион долларлык күчемсез милек сатып алган диелә. 

Сүрия президенты Бәшәр Әсад туганнары "Мәскәү-Сити" торак комплексында кимендә 19 фатир сатып алган. Бу хакта Global Witness коррупциягә каршы көрәш оешмасыннан алынган документларга нигезләнеп Financial Times яза. Сүрия президенты туганнарының Мәскәүдәге күчемсез милке 40 миллион доллар дип бәяләнә.

Документларга караганда, Бәшәр Әсадның әнисе ягыннан туган абыйсы Мөхәммәт Махлуф Мәскәүдә күчемсеәз милекне 2013 елдан сатып ала башлаган. 13 фатир президентның икетуган энесе Хафиз Махлуф яки аның ширкәтләре исеменә алынган. Тагын берничә фатир Әсадның башка абыйлары һәм энеләренә, яки аларның хатыннарына язылган. Кимендә дүрт фатир яшәү өчен кулланыла диелә.

Әсадның Мәскәүдә фатир сатып алган бөтен туганнарына да халыкара чикләүләр кертелгән. Сату-алу килешүләрен төзү өчен офшор ширкәтләр кулланылган дип яза FT. Әлеге ширкәт вәкилләре дә, Сүрия президентының туганнары да газет сорауларына җавап бирмәгән.

Global Witness мәгълүматынча, элек Махлуфлар тоткан күчемсез милек ширкәтләренең кимендә берсенә Сбербанк хезмәт күрсәткән диелә. Сбербанк һәм Махлуфлар арасындагы килешүләр Русиянең эре банкларының Сүрия режимына ярдәм итү схемасының бер өлеше дип белдерә оешма. Тикшерүдә язылганча, 2012 һәм 2013 елда Reuters һәм Wall Street Journal Әсад режимының Газпромбанкта һәм ВТБда хисаплары булган дип хәбәр иткән.

Русиянең Сүриядәгәе хәрби чаралары 2015 елның 30 сентябрендә башланды. Халыкара коалиция Мәскәүне Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына ярдәм итүдә гаепли. Көнбатыш илләре фикеренчә, Әсад кеше хокукларының күпләп бозылуына юл куя.

XS
SM
MD
LG