Русия финанс министрлыгы 2020 елда Дәүләт байлыгы фондында валюталар структурасын үзгәртәчәк. Моның сәбәпләренең берсе - геосәясәт куркынычлары дип хәбәр итте финанс министры урынбасары Владимир Колычев.
"Доллар өлеше кимрәк булачак. Башка валюталар, шул исәптән Кытай юане карала", дигән түрә.
Дәүләт байлыгы фонды - нефть сатудан кергән өстәмә керемнәрне җыю урыны. 1 ноябрьгә анда сигез триллион сумга якын, яки 124,5 миллиард доллар акча тупланган.
Фонд кагыйдәләренә ярашлы, кертемнәрнең 45әр проценты евро һәм долларда, 10 проценты фунт стерлингта сакланырга тиеш. "Ведомости" искәртүенчә, 1 ноябрьгә доллар өлешенә кертемнәрнең 46 проценты туры килә.
2018 елда Үзәк банк илнең алтын-валюта резервы структурасында доллар өлешен киметеп, евро һәм юань өлешен арттырды. Bloomberg бәяләвенчә, әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә Русия 7,7 миллиард доллар югалткан.