Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай пенсионеры Русия премьерыннан кайнар су бирүне тезләнеп сораган


Пенсионер Татьяна Кадукина Дмитрий Медвелев белән очрашуда
Пенсионер Татьяна Кадукина Дмитрий Медвелев белән очрашуда

Пенсионер Медведев каршында тезләнеп, йортына кайнар су җибәрүне сораган. Шул ук көнне аның фатирына төбәк башлыгы килгән һәм проблем хәл ителәчәк дип ышандырган.

Алтайның Санниково авылында яшәүче пенсионер Татьяна Кадукина Русия премьер-министры Дмитрий Медведев каршында тезләнгән. 13 ноябрьдә премьер Алтай краена эш сәфәре белән килгән иде. Кадукина үзе яшәгән күп катлы йортка җылы су җибәрү проблемын чишүне үтенде.

Аның сүзләренчә, 140 фатирлы әлеге йортта 2016 елдан бирле кайнар су юк, гәрчә якында гына яңа пар казаны тора. Пенсионер шулай ук губернаторга кертмәүләре, "дәүләт оешмаларына йөреп аруы" турында сөйләгән.

Кайнар су булмагынлыктан, кешеләр су җылытучы җиһазлар ала, ләкин алар тиз янып чыга дигән Кадукина. Медведев хатынга борчылмаска куша һәм "су булыр" дип вәгъдә итә. Киңәшмәдән соң губернатор Виктор Томенко пенсионерның йортын шәхсән үзе барып караячак ди премьер-министр.

Amic порталы соңрак төбәк башлыгының Кадукина фатирында очрашу видеосын чыгарды. Түрә бер-ике көндә әлеге мәсьәләне караячакмын дип ышандыра.

Кадукина Медведев каршында тезләнгәнчегә кадәр авыл идарәсе башлыгы Владимир Малофеев премьер-министрга Санниковода бернинди проблем да юк, яңа пар казаны җылылык һәм кайнар су белән күп катлы бөтен йортларны тәэмин итә дип сөйләгән.

XS
SM
MD
LG