Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев Русиянең кырымтатарларны эзәрлекләү эшләрен Һаага мәхкәмәсенә тапшырган


Һаагада БМОның халыкара мәхкәмәсендә
Һаагада БМОның халыкара мәхкәмәсендә

Украина кырымтатарларны эзәрлекләүне канунсыз дип саный һәм Мәскәү гамәлләрен кешелеклелеккә каршы җинаять дип бәяли.

Украина Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзаларын хөкем итү белән бәйле җинаять эшләре материалларын халыкара трибуналларга, шул исәптән БМОның Һаагадагы мәхкәмәсенә тапшырган. Киев кырымтатарларны эзәрлекләүне канунсыз дип саный һәм Мәскәү гамәлләрен кешелеклелеккә каршы җинаять дип бәяли. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмалары исемлегенә кертте.

12 ноябрьдә Дондагы Ростовтагы хәрби мәхкәмә аннексияләнгән Кырымның алты кешесенә хөкем карары чыгарды. Алар террорчылык оешмасы төзү һәм анда катнашуда гаепләнеп җиде ел ярымнан 19 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Хөкем ителүчеләр гаепләрен танымый, үзләрен дини һәм этник сәбәпләр нигезендә эзәрлекләнәбез дип саный.

Украина тышкы эшләр министрлыгы хөкем ителүчеләрне кичекмәстән иреккә җибәрүне сорады. Amnesty International оешмасы хөкем карарларын сәясәткә корылган дип атады. "Мемориал" хокук яклау оешмасы активистларны сәяси тоткыннар дип таныды.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә гаепләп Кырым мөселманнарын эзәрлекләү Кырымны Русия аннексияләгәннән соң башланды. Әлеге вакытка барлыгы 50дән артык кеше тоткарланган.

XS
SM
MD
LG