Accessibility links

Кайнар хәбәр

Благовещенски көллиятендә студент мылтыктан ут ачып бер кешене үтергән


Благовещенски шәһәренең Амур төзелеш һәм коммуналь хуҗалык көллиятендә укыган студент төркемдәшләренә ут ачкан. Бер кеше һәлак булган, тагын 3 кеше яраланган. Студент үзе дә үлгән.

Вакыйга шаһитләре хәбәр иткәнчә, дәресләр вакытында 19 яшьлек студент бәдрәфкә чыккан һәм кире утлы корал белән кергән. Ут ачу вакытында аудиториядә 20гә якын кеше булган. Бер студент һәлак булган.

Полиция вакыйга урынына килеп җитүгә икенче катта утлы корал белән яшь кешене күргән, дип хәбәр итә Амур өлкәсенең эчке эшләр министрлыгы. Ул полициягә аткан, җавап итеп аңа ут ачканнар. Аннан соң студент бер бүлмәгә кереп бикләнгән. Бинада булган бөтен кешене урамга чыгарганнар. Бүлмәгә кергәч студентның үле гәүдәсе табылган диелә.

Беренчел мәгълүматларга күрә, вакыйганың сәбәбе булып көллият укучылары арасында низаг булган.

Сибирь.Реалии хәбәрчесе сүзләренчә, шәһәр үзәген полиция камап алган, вакыйга урынында полиция һәм ОМОН эшли.

Амур өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы өч кешенең яралануын раслады.

2018 елның октябрендә Кырымның Керич политехник көллиятенә һөҗүм оештырылды. Атыш корбаннары 20гә җитте. Һөҗүмне әлеге уку йортының 18 яшьлек студенты Владислав Росляков оештырды. Ул үз-үзен атып үтерде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG