Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Казанда Boeing казасы сәбәбе дип пилотлар хатасын атады


Boeing очкычы калдыклары
Boeing очкычы калдыклары

Русия тикшерү комитеты алты ел элек Казан һава аланында булган Boeing 737−500 һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау эшен тәмамлаган. Хәзер гаепләү бәяләмәсен раслау өчен җинаять эше прокурорга җибәрелгән. Тикшерү комитеты бу һәлакәттә очучылар гаепле ди.

2013 елда Казан һава аланында Boeing 737−500 очкычының җиргә килеп төшүенә очкыч җитәкчесе Рөстәм Сәлихов һәм икенче пилот Виктор Гуцулның хаталы гамәлләре сәбәп булган дип нәтиҗә чыгарган Русия тикшерү комитеты.

"Тикшерү күрсәткәнчә, Сәлиховның очкыч белән идарә итү тәҗрибәсе аз булган, ә очкыч таныклыгын ул ялган документлар нигезендә алган", диелә тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Рөстәм Сәлиховның ялган таныклыгы турында 2009 елда ук билгеле булса да, һава ширкәте җитәкчелеге аны тикшереп, җаваплылыкка тартмаган.

Хисапта пилотларның казага китергән гамәлләре дә тасвирланган. Сәлихов очкычны җиргә утырту барышында аның һавада торышын катлауландырган, ә Гуцул идарәне үз кулына алмаган. Нәтиҗәдә Сәлихов очкыч йөртү кагыйдәләрен бозып, үз гамәлләре белән очкычның һәлакәтенә китергән", диелә хәбәрдә.

Алты ел тикшерү барышында дәлилләр җыю өчен 200дән артык шаһит, зыян күрүче һәм белгечләр сораштырылган. Тикшерү комитеты ул елларда "Татарстан" һава ширкәте җитәкчесе булган Валерий Портновны, ширкәтнең шеф-пилоты Виктор Фоминны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Тикшерү комитеты шулай ук Сәлихов таныклыгын вакытында тикшермәгән Росавиациянең Татарстан идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаровны да гаепле дип саный.

Сәлихов һәм Гуцул һәлак булу сәбәпле, аларга карата җинаять эше туктатылган.

Тикшерү комитеты гаепләү бәяләмәсен раслау өчен прокурорга җибәргән.

2013 елның 17 ноябрендә Мәскәүдән Казанга очып кайткан Boeing 737−500 "Казан" халыкара һава аланына килеп төште, 50 кеше, шул исәптән очкычның экипаж әгъзалары да һәлак булды. Казада шулай ук Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм ФСБның республика идарәсе башлыгы Александр Антонов һәлак булды.

XS
SM
MD
LG