Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбировка халыктан мөрәҗәгать килгән. “Реальное время” язуынча, анда Алинә Хәкимова исеменнән язылган хатта һоспис торак йортлар янында төзелергә тиеш түгел, чөнки авыру балаларның кыяфәте "йөкле һәм яшь аналарның психологик сәламәтлегенә" начар тәэсир итәчәк диелә.
Башкортстан башлыгы каршында кеше хокуклары һәм ватандашлар җәмгыяте институты үсеше шурасы рәисе Владимир Барабаш бу мөрәҗәгатьне җәмгыять кабул итмәслек карагруһчылык дип атады.
"Кешеләрнең башында нәрсә, алар ни уйлый, ни яза? Тагын кемнең кыяфәте начар тәэсир итәчәк? Инвалид балаларныкымы, картларныкымы? Башка милләт яки дин кешеләренекеме? “Тәэсир” итмәс өчен аларны да күчерергәдер? Хәзер инклюзив белем бирү турында сөйләү, хәйрия фондларына ярдәм итү модада... Шул ук вакытта безнең җәмгыятьтә, безнең арада, шундый коточкыч караһручылык тарала....", дип яза ул социаль челтәрдәге үз шәхси битендә.