Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Русия газын сатып алудан 2022 ел ахырына кадәр баш тартачак


Польша нефть һәм газ ширкәте АКШ чималы Русиянекенә караганда арзанрак дип белдерә.

PGNiG нефть-газ ширкәте Русиянең "Газпром" концерныннан газ сатып алу турында гамәлдә булган килешүне озайтмаска җыенуын белдереп, мөрәҗәгать җибәргән. 1996 елда төзелгән килешү 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

Польша ширкәтенең Русиядән газ сатып алуын киметергә җыенуы турында җәй ахырында билгеле булды. Варшава шулай ук Америкадан сыекландырылган табигый газ сатып алуны һәм Норвегиядән чимал китерүне арттыру турында белдерде.

PGNiG ширкәтендә АКШ чималы Русиянекенә караганда арзанрак дип белдерәләр.

​Русия әлегә бу карарга фикерен белдермәде.

2016 елда PGNiG Газпромнан газ бәясен төшерүне таләп итеп мәхкәмәгә биргән иде. Соңрак Стокһольм арбитражы Польша ширкәтенең чималга ташламалар сорау хокукын яклады. Газпром исә мәхкәмә Польшаның шикаятен канәгатьләндерүдән баш тартты һәм бары тик ташлама сорау хокукын гына таныды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG