Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабурская журналист Киселевны җаваплылыкка тарту мөрәҗәгатен Тикшерү комитетына җибәргән


"Татар-информ" хезмәткәре Дмитрий Киселев
"Татар-информ" хезмәткәре Дмитрий Киселев

Татарстан кеше хокуклары омбудсмены Сәрия Сабурскаяга бу мөрәҗәгатьне активист Алмаз Имамов юллаган булган.

Татарстан кеше хокуклары омбудсмены Сәрия Сабурская активист Алмаз Имамовның мөрәҗәгатен Русиянең Татарстандагы Тикшерү комитетына юллаган. Имамов омбудсменнан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Дмитрий Киселевны, матбугат очрашуында татар телендә сөйләшмәскә чакыруы өчен, җинаят җаваплылыгына тартырга чакырган булган.

"Сезнең мөрәҗәгать Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә дәлилләрне тикшерүне оештыру һәм канун нигезендә карар кабул итү өчен юлланган", диелә омбудсменның Имамовка җавап хатында. Хат текстын "Idel.Реалии" басмасы китерә.

Имамов элегрәк Татарстанның кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиленнән журналист Дмитрий Киселевны матбугат очрашуында катнашучыларны телгә карап дискриминацияләү сәбәпле җаваплылыкка тарту өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

29 октябрь "Татар-информ"да Татарстанның "Беренче лига" кадрлар програмына багышланган матбугат чарасы узды. Чарада спикерлар арасында Татарстан яшьләр сәясәте министрының урынбасары Тимур Сөләйманов та булды.

"Сөембикә" журналы хәбәрчесе сорауны татарча биргәч, чыгыш ясаучылар да аңа татарча җавап бирде. Шуннан соң чара модераторы, "Татар-информ" хезмәткәре Дмитрий Киселев кунакларны "бер-берсен хөрмәт итәргә" һәм урыс теленә күчәргә тәкъдим итте.

Киселев "Idel.Реалии"га биргән аңлатмасында матбугат очрашуының ике телле буларак оештырылмаганын әйтте һәм үз сүзләрен кунакларның татарча 15 минутлап аралашуы белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG