Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсе халкы Казан үзәгендә ялгыз пикетка чыкты


Чарада катнашучы
Чарада катнашучы

17 ноябрь көнне унлап кеше Казанның Бауман урамында пикетка чыкты. Алар сәгать ярым вакытта бер-берсен алмаштырып торды.

Дәрвишләр бистәсе активистлары кулларында "Без чиста һава өчен! Табигатьне саклыйк! Урман хисабына юлла төзү бу җинаять", "Кызыл ут - магистральләр юк" дигән шигар тотып торды.

Чараны оештыручыларның берсе, активист Денис Кропотов Idel.Реалиига әйтүенчә, протест белдерүнең төп сәбәбе Дәрвишләр, Нагорный бистәләре һәм аларга терәлеп торган урманнар аркылы киң юллар төзүне күздә тоткан Казанның генераль планы. Хәзер проект федераль оешмаларда килештерелә һәм бернинди дә каршылыклар чыкмаса Казан Думасы аны 2019 елның декабрендә кабул итәчәк. Дәрвишләр бистәсе халкы яңа юл төзүнең үз схемасын тәкъдим итте, әмма түрәләр һәм Казан генераль планын ясаучылар аны кире какты.
Активист сүзләренчә, пикет уздырып алар җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә теләгән, чөнки халыкның күбесе әзерләнеп ятучы үзгәрешләр турында белми.

Кропотов бу 2019 елны әле соңгы протест чарасы булмавын әйтә. Ялгыз пикетлар һәм декабрьдә митинг көтелә. Шул ук вакытта активистлар Совет районы хакимияте җәмәгатьчелек активлыгын киметү өчен төрле чаралар күрүрен әйтә. Мисал өчен сентябрьдә митинг көне билгеле булгач, Дәрвишләр бистәсенең барлык мәктәпләрендә ата-аналар җыелышын җыйдылар.

"Мин генераль планны федераль дәрәҗәдә кире борырлар дип өметләнәм. Юкса, аны Казан Думасы кабул итүдә шик калмый. Шуңа да карамастан без көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Бәлкем Казан мэры Илсур Метшинны отставкага җибәрүне таләп итәрбез. Бер үк кешенең шундый озак вакыт мэр булып утыруы бик үк дөрес түгел инде", ди Денис Кропотов.

XS
SM
MD
LG