Русия президенты Владимир Путинга "симпатия" белдерүчеләр саны 2017 елдан сигез процентка кимегән. Бу хакта Левада үзәге сораштырулары күрсәтә. Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, хәзерге вакытта русияләрнең 24 проценты Путинга күңелләре яту турында белдергән. Шундый ук күрсәткеч Мәскәүнең Болотная мәйданындагы протестлар алдыннан булган. "Симаптия" белдерүнең иң түбән күрсәткече - 18 процент - 2013 елда теркәлгән.
Әлеге вакытта русияләрнең 30 проценты президент турында начар бер сүз дә, ә сигез проценты яхшы бер сүз дә әйтә алмавын белдергән. 15 проценты битараф, ә нәфрәт хисен респондентларның өч проценты белдергән.
Гомумән алганда, русияләрнең өчтән бер өлеше "Путинга симпатия яки сокланулары" турында әйткән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, 10 процентка кимрәк. Нейтраль мөнәсәбәт белдерү әлеге вакыт аралыгында җиде процентка артып, 61 процентка җиткән диелә.
Шул ук вакытта Путинны Русия президенты вазифасында сораштыруда катнашучыларның 70 проценты хуплый дип хәбәр итә Левада үзәге. 2014 елның октябрендә әлеге күрсәткеч иң югарысы булган - 85 процент.
Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков сүзләренчә, Владимир Путин тарафдарларының төп өлеше - хатын-кызлар, кече шәһәрләрдә һәм авылларда яшәүчеләр, өлкән яшьтәге русияләр. Аның фикеренчә, соклану дәрәҗәсе кимү президент курсыннан, бигрәк тә пенсия яшен арттырудан соң күңел кайтуга бәйле.