Accessibility links

Казан башлыгы БМОның Бөтендөнья шәһәр мэрлары берлеген җитәкләде


Илсур Метшин
Илсур Метшин

Әлеге вазифага башка намзәтләр арасында Лиссабон һәм Барселона мэрлары, Марокко патшалыгының мэрлар берлеге президенты булган. Русия вәкиле мондый вазифаны беренче тапкыр алган.

Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы җирле хакимият оешмаларының Киңәшмә комитеты (United Nations Advisory Committee of Local Authorities, UNACLA) президенты итеп сайланды. Мондый карар 11-15 ноябрьдә Көньяк Африка республикасының Дурбан шәһәрендә узган "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" Бөтендөнья оешмасының VI Конгрессында кабул ителде дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Әлеге вазифага башка намзәтләр арасында Лиссабон мэры Фернандо Медина, Барселона мэры Ада Колау һәм Марокко патшалыгының мэрлар берлеге президенты Мөхәммәд Будра булган. Русия вәкиле мондый вазифаны беренче тапкыр алган.

"Глобаль дөнья шартларында шәһәрләр алдына, җир шарының нинди генә ноктасында урнашсалар да, охшаш сынаулар килеп баса. Безгә муниципалитетлар арасында хезмәттәшлекне ныгытырга, глобаль проблемаларны хәл итүдә аларның ролен арттырырга, шәһәрлеләрнең тормышы тагын да уңайлырак булсын өчен иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга кирәк" дигән Метшин.

БМО каршындагы җирле хакимият оешмаларының Киңәшмә комитеты президенты өч елга сайлана.

Комитет бөтен дөньяда 323 мең муниципалитет, мегаполислар һәм төбәкләр мәнфәгатьләрен кайгырта.

XS
SM
MD
LG