Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үзсалым референдумнарының берсе узмаган дип саналды


Татарстанның ике районында якшәмбе үзсалым референдумнары узды. Югары Ослан авыл биләмәсендә референдумга халыкның 45,5 проценты гына килгән, шуңа күрә аның нәтиҗәләре танылмый.

Югары Ослан авыл биләмәсендә яшәүчеләргә җәяүлеләр өчен юллар төзекләндерү һәм зиратка кадәр машина юлы төзү өчен һәр йорттан 400шәр сум җыярга тәкъдим ителгән. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, референдумга халыкның 45,5 проценты гына килгән, шуңа күрә ул узмаган дип танылган. Тавыш бирүгә хокуклы халыкның 50 проценттан артыгы катнашкан очракта гына референдум узган дип санала.

Чирмешән авыл биләмәсендә зират төзекләндерү, суүткәргеч челтәрләрен төзекләндерү өчен документлар әзерләү, ял итү урыннарын төзекләндерү, урамнарны яктырту өчен меңешәр сум җыю тәкъдим ителгән. Референдумга халыкның 54,89 проценты килгән, 53,57 проценты әлеге тәкъдим белән ризалашкан.

Татарстанда шулай ук 24 ноябрьдә, 1, 8 һәм 22 декабрьдә үзсалым референдумнары узачак. "Голос" хәрәкәте 24 ноябрь һәм 8 декабрьдә узачак референдумнар өчен күзәтүчеләр җыю турында игълан итте.

Үзсалым референдумы 2013 елдан бирле уздырыла. Татарстан хөкүмәте үзсалым тәртибе белән җыелган һәр сум өчен дүрт сум бүлеп бирә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG