Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция түрәсе Сираҗи белән Айсиннан үзе турында таратылган мәгълүматны кире кагуны таләп итә


Искәндәр Сираҗи һәм Руслан Айсин
Искәндәр Сираҗи һәм Руслан Айсин

Татарстан эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелек белән көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Марфин "Татполит" порталыннан дүрт видеороликны алып куюны һәм үзе турында таратылган мәгълүматны кире кагуны таләп итә. 

18 ноябрьдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсендә Дмитрий Марфинның намусын, абруен һәм дәрәҗәсен яклау эше нигезендә өченче утырышы булды. Эш материалларыннан күренүенчә, Марфин Татарстанның канунсыз хөкем ителүчеләрне яклау берлеге башлыгы Надежда Шакирова, Казан кешесе Марина Буташнова "Татполит" басмасына аңа яла яккан дип белдерә. Марфин шикаять нигезендә җавап бирүче итеп, Шакирова һәм Буташновадан тыш, "Татполит"ны алып баручы журналистлар Руслан Айсин һәм Искәндәр Сираҗины да күрсәткән.

Бүгенге утырышта Марфин адвокаты журналистлардан полиция түрәсе турында мәгълүматны кире кагуны һәм моны бөтен социаль челтәрләрдә урнаштыруны сорады. Марфин гаепләнүчеләрне азапламаган, Шакирова белән Буташнованың дәлилләре ялган ди алар.

Элегрәк Марфин мәхкәмәдән рухи зыян өчен җавап бирүчеләрдән 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр компенсация сораган иде. Ул шулай ук үзенең фотосын рөхсәтсез куллануны тыюны да таләп итә.

Киләсе утырыш 19 декабрьдә узачак.

"Тукаевские", "Бикбулатовские" төркемнәре һәм башка кайбер җинаять эшләре нигезендә гаепләнгән һәм хөкем ителгән берничә кеше азаплаулар, җинаять эшләрен ялганга кору, шаһитләргә басым ясаулар турында белдерде. Бу эшләрдә төп гаепле зат дип алар Дмитрий Марфинны саный.

Надежда Шакирова оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсендә азаплаулар турында җинаять эше ачтыруны тели. Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе бу уңайдан аның мөрәҗәгатен биш тапкыр кире какты. "Татполит"та чыккан видеороликларда Шакирова белән Буташнова шушы хакта сөйлиләр.

XS
SM
MD
LG