Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Әминовның "тупас, тар маңгайлы наданнар" дигән сүзләрендә экстремизм табылмаган


Илшат Әминов
Илшат Әминов

Татарстанның рус телле ата-аналары төркеме Илшат Әминовның "7 дней" тапшыруында әйткән "тупас, тар маңгайлы наданнар" сүзләрен үзләренә кабул итте һәм моны прокуратура тикшерергә тиеш дип санаган иде.

Психологик-лингвистик экспертиза "Яңа гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) җитәкчесе, "7 дней" тапшыруы алып баручысы Илшат Әминовның татар телен мәктәпләрдә укытуга каршы булучыларга карата әйткән сүзләрендә экстремизм тапмаган. Бу хакта Татарстан прокуратурасында хәбәр иттеләр.

2019 елның 28 апрелендә "7 дней" тапшыруында Әминов беренче полилингваль үзәк төзү турында сөйләгән иде.

"Нәкъ менә шундый мәктәпләрне тәмамлаучыларга яңа дөнья төзелешен булдырырга һәм якларга, күп полярлы дөньяның яңа юлларын һәм күперләрен төзергә, тигезлек һәм үзара мәнфәгатьләрне исәпкә алу нигезендә илләрнең яңа берләшүләрен булдырырга туры киләчәк. Татарстан, зур ислам дөньясының бер өлеше буларак, монда аерым роль үти. Шуңа күрә безнең тар маңгайлы тупас наданнарга ("для наших доморощенных узколобых невежд") йөзенче тапкыр кабатлап әйтәсе килә: берничә тел белү, шул исәптән татар телен һәм мәдәниятен белү - ул ислам дөньясының рухи нигезләрен тирәнтен аңларга һәм дөньяның башка илләре белән уңышлы коммуникацияләр өчен мөмкинлек бирә. Бу яңа дөнья төзелешенең бер өлеше", диде тапшыруда Әминов.

"Татарстанның ата-аналары төркеме" (РОСТ) бу уңайдан Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Активистлар Илшат Әминовның "тар маңгайлы тупас наданнар" сүзләренә "гаҗәпләнгән". РОСТ вәкилләре фикеренчә, Әминов шулай итеп "татар теленнән баш тартучыларны" атаган.

"Безнең карашка, мондый белдерүләр мыскыл итә. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты мандаты (Илшат Әминов "Бердәм Русия" фракциясе депутаты) мондый мыскыллаулар хокукы бирәме, өстәвенә телевизор экраннары аша?" ди рус телле ата-аналар төркеме активистлары.

Баш прокуратура аларның мөрәҗәгатен Казан прокуратурасына төшергән.

2017 ел ахырында Илшат Әминовның "7 дней" тапшыруында әйтелгән "минем балама икенче дәүләт теле кирәкми диючеләрне сай белемле кешеләр дип саныйм" дигән сүзләре прокуратурага шикаять ителгән иде. Татарстан прокуратурасы әлеге сүзләрдә экстремизм тапмады.

XS
SM
MD
LG