Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Кеше хокуклары декларациясе кырымтатар телендә дөнья күрде


Кырымтатар байрагы
Кырымтатар байрагы

Декларация текстында барлык кешеләр ия булырга тиешле глобаль хокуклар билгеләнгән. Моңа кадәр ул 520 телгә, шул исәптән татар теленә дә тәрҗемә ителгән иде.

Берләшкән милләтләр оешмасының кеше хокуклары югары комиссары сайтында Кеше хокуклары гомуми декларациясе кырымтатар телендә дөнья күрде.

"Бүген мөһим тарихи вакыйга булды. Кеше хокуклары гомуми декларациясе кырымтатар телендә беренче тапкыр БМО сайтында чыкты. Декларация 520 телгә тәрҗемә ителгән иде, кырымтатар теле 521нче булды", дип язды "Кырымтатар ресурсы үзәге" башлыгы Эскендер Бариев.

Ул бүгенге вазгыятьтә "әлеге декларация һәр кырымтатар гаиләсендә булырга тиеш" дип саный.

Кеше хокуклары гомуми декларациясе 1948 елның 10 декабрендә БМОның Гомум җыенында кабул ителде һәм оешманың әгъзалары булган бөтен илләргә тәкъдим ителде. Декларация текстында барлык кешеләр ия булырга тиешле глобаль хокуклар билгеләнгән. Ул татар телендә дә дөнья күрде.

XS
SM
MD
LG