Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан бюджеты турында парламент утырышы җәнҗал белән үтте


Башкортстан парламенты утырышында
Башкортстан парламенты утырышында

Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтайның 2020-2022 елга республика казнасын карау утырышында катнашкан җәмәгатьчелек бу тыңлауларны "фарс" дип атады. Навальныйның Уфа штабы координаторына сүз бирелмәде. 

Башкортстан бюджетын кабул итү уңаеннан узган парламент тыңлаулары 19 ноябрь корылтайның зур залында үтте. Анда меңгә якын кеше катнашты. Чарага депутатлар һәм түрәләрдән тыш казна исәбенә эшләүчеләр һәм студентлар да килгән иде. Студентлар утырышка практик дәрес өчен килүләрен әйттеләр.

Парламент тыңлауларына керү чагыштырмача җиңел, аның өчен парламентның интернет сәхифәсендә алдан теркәлү генә кирәк. Шушы "йомшаклыктан" файдаланып залга оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева һәм Навальный тарафдары Ольга Комлева да килгән иде. Ольга Комлева парламент утырышына "Путин, уходи!" дигән футболка киеп килгән. Киемнәрен күрү белән алар балконга озатылды.

Төп чыгышларны икътисади үсеш һәм инновация сәясәте министры Рөстәм Моратов һәм финанс министры Лира Игътисамова ясады. 2020 елга казнага керемнәр 194,2 миллиард сум, чыгымнар 216,2 миллиард сум тәшкил итүе каралган. Дефицит 22 миллиард сум тәшкил итә.

Аннан соң республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары, контроль-хисап пулаты рәисе, коммуналь хуҗалык министры чыгыш ясады. Өч сәгать барырга тиешле утырышның ике сәгать ярымы аларның чыгышы белән узды.

Сораулар бирү башлангач, "практик дәрескә" килгән студентлар сорау яудыра башлады. Парламент тыңлауларында чыгыш ясарга 27 кеше язылган булып чыкты. Уфа нефть техник университеты галиме Рөстәм Шәяхмәтов бюрократлык турында чыгыш ясады. Ниндидер сорау белән мөрәҗәгать итүчене футбол тубы кебек министрлыктан-министрлыкка йөртүләре турында сөйләде.

Икенче бер галим Рөстәм Ахунов илдәге казна акчасының 60 проценты Мәскәү шәһәренә китүенә борчылу белдерде. Ул шулай ук Башкортстан икътисадына бүленгән акчаның Татарстан икътисадына бүленгәнгә караганда, яртылаш ким булуын да әйтеп, моның "үсешкә йөз тоткан бюджет булмавын" билгеләде.

Иң кызу чыгышларның берсен коммунист Альберт Рәхмәтуллин ясады. Ул парламент тыңлауларын фарс дип атады. Урамда Иглин районыннан килгән күп балалы ана утырышка керә алмый торуын әйтте. Социаль торак алудагы проблемнар турында сөйләде. "Ни өчен мәхкәмә карарлары булуга карамастан, түрләрнең машиналары кулга алынмый? Ул акчаларга бер ятимгә торак алып булыр иде бит?" диде Альберт Рәхмәтуллин.

Трибунага Навальный штабы координаторы Лилия Чанышева чыга башлагач, сак хезмәтен чакырып, аны залдан чыгарып җибәрделәр. Аны яклап залдан Альберт Рәхмәтуллин һәм тагы берничә кеше чыкты. Ниндидер юл белән фойега урамда туңып торган күп балалы ана да керә алган булып чыкты. Ул арада утырыш тәмамланып, депутатлар залдан чыга башладылар. Аларны фойеда торучы җәмәгатьчелек "Хурлык! Хурлык!" дип кычкырып озатып калды.

XS
SM
MD
LG