Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә мәктәп укучылары көн саен Русия гимнын җырларга тиеш булачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Бу хакта карарны республика башлыгы имзалаган. Карарда Якутия гимнын башкару турында берни әйтелми.

Якутия башлыгы Айсен Николаев республика мәктәпләрендә барлык укучыларының көн саен Русия гимнын башкаруын тәэмин итү турында карар чыгарган. Бу хакта күрсәтмә Якутия хакимиятенең рәсми сәхифәсендә чыккан.

Карарның башкарылуын республика башлыгы идарәсе һәм хөкүмәте тәэмин итәргә тиеш. "РИА Новости" язуынча, Якутия мәгариф һәм фән министры Владимир Егоров гимнны башкару турында күрсәтмәне инде имзалаган, ләкин министрлык базасында бу документ әлегә юк.

Мәктәп укучылары Русия гимннын көн саен 21 ноябрьдән башкара башлаячак, дип хәбәр ителә.

Әлеге карар "Без - Русия киләчәге" проектының бер өлеше булып тора, аны Якутия хөкүмәте оештыра. Якутия башлыгының матбугат хезмәте аңлатканча, бу проект "ватандаш, төрле яктан үскән һәм социаль яктан җаваплы шәхес, үзен үстерергә һәм гаиләсе, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә эшләргә әзер булган ватанпәрвәр тәрбияләүне күз алдында тота".

Проект кысаларында хөкүмәт Якутия парламентын яшьләрне патриотик тәрбияләү өлкәсендә кануннарны камилләштерергә чакырды.

Шул ук вакытта республика башлыгы карарында мәктәп укучыларының Якутия гимнын башкаруы турында берни әйтелми.

XS
SM
MD
LG