Басма мәгълүматларына караганда, ул Сатнислав Д. Фамилиясе гаиләсе иминлеге өчен аталмый. "Вагнер"да ул күзләүдә хезмәт иткән диелә. "Новая газета"да сугышчының паспорт күчермәсе, "Вагнер" иминлек хезмәте өчен үз кулы белән тутырылган анкета, автобиографиясе бар. Мәгълүматларның бер өлешен басма журналисты ачык чыганаклардан раслаган. Станиславның хатыныннан һәм танышларыннан "Новая газета" мәгълүмат ала алмаган.
Үлгән кешене мәсхәрәләү видеосы беренче тапкыр 2017 елның җәендә чыккан иде. Анда сугышчыларның йөзе күренми, урыс телендә сөйләшкәннәре ишетелә. 2019 елның ноябрендә социаль челтәрләрдә видеоязманың башка өлешләре дә чыкты. Анда кадрга Сатнислав Д. да эләккән.
Башка сугышчыларның йөзләре шулай ук социаль челтәрләрдә чыккан фотоларда күренә. Анда алар үтерелгән кеше җәсәде янында тора. "Новая газета" әлеге материалларны прокуратурага тапшырырга әзерлеген белдерә.
Гарәп басмалары мәгълүматынча, үтерелгән кеше - Мөхәммәт Таха Исмаил Әл-Габдулла. Аны Сүрия хөкүмәте гаскәренә алган булганнар, ул соңрак аннан качкан, әмма тотылган. Фаразларга караганда, аны Һомс төбәгендә Шаир нефть ятмалары тирәсендә үтергәннәр.
2017 елда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте бүлекчәләре Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркемен Шаир чыганагыннан кысрыклап чыгарды. Бу Сүрия дәүләт нефть корпорациясе һәм Русиянең "Евро Полис" ширкәте арасында килешүләр беркетмәсендә әйтелә дип яза "Новая газета".
- "Евро Полис" ширкәте "Путин пешекчесе" буларак танылган Русия эшмәкәре Евгений Пригожин структуралары белән бәйле. Сүрия дәүләт оешмалары белән килешү нигезендә ширкәт Сүриядә басып алынган газ һәм нефть чыганакларын азат итү һәм аларны саклау йөкләмәсе алган. Моның өчен ул нефть һәм газ чыгарудан килгән керемнәрнең 25 процентын алып барган.