Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Без" исемле яңа татар телеканалы ачылды


"Без" каналы
"Без" каналы

“Без” дип аталган бу каналда әлегә татар эстрадасы җырчыларының клиплары гына күрсәтелә.

"Мәйдан" телеканалының элеккеге баш мөдире Дамир Дәүләтшин татар телендә эшли торган яңа телеканал ачты. “Без” дип аталган бу канал әлегә Татарстанда гына күрсәтә, аны “Таттелеком” чыбыклы телевидениесе челтәрендә карап була.

Дәүләтшин әйтүенчә, “Таттелеком” баштан ук шундый канал булдыруны хуплап чыккан, шуңа күрә ул аны күрсәтүгә эксклюзив хокукка ия дип яза "Бизнес Онлайн". “Таттелеком”нан кала, “Без” каналын ачу идеясен Дөнья татар конгрессы да хуплаган – киләчәктә бу каналда конгрессның “Дөнья” студиясе төшергән тапшырулар чыгачак.

Дәүләтшин әйтүенчә, “Без” – күңел ачу каналы булачак, ләкин “Мәйдан”нан аермалы буларак, монда, музыкадан тыш, спорт, мәдәният өлкәсеннән дә тапшырулар булачак. Канал ике телдә – татарча да, урысча да эшләр дип көтелә. Эфирның бер өлеше “Татаркино” төшергән нәфис һәм документаль фильмнарга биреләчәк.

Яңа телеканалның баш мөхәррире итеп элек “Мәйдан”да шул ук вазифаны башкарган Айгөл Нәбиуллина билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG