Accessibility links

Кайнар хәбәр

WADA комитеты Русияне 2020 елгы Олимпия уеннарыннан читләштерергә тәкъдим итә


WADA конференциясе, 2019 елның 5 ноябре

Комитетның әлеге тәкъдимен WADA кабул итсә, Русия спортчылары алдагы җәйге һәм кышкы Олимпия уеннарында нейтраль байрак астында гына чыгыш ясый алачак. Моннан тыш, Русиядә киләсе дүрт елда зур халыкара ярышлар уздырырга рөхсәт бирмәскә дип тә киңәш ителә.

Дөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) төп комитеты оешманың башкарма комитетына Русияне дүрт елга халыкара ярышлардан читләштерергә тәкъдим итә. Тәкъдим тексты WADA сайтында чыкты.

Белдерүдән аңлашылганча, ул кабул ителгән очракта Русия спортчылары Токиода 2020 елда узачак җәйге Олимпия уеннарында, 2022 елгы кышкы Олимпиадада нейтраль байрак астында гына чыгыш ясый алачаклар. Русия җыелмасын дисквалификация көтә.

Моннан тыш, Русиядә киләсе дүрт елда зур халыкара ярышлар уздырырга рөхсәт бирмәү дә киңәш ителә.

Документта Русиянең WADA кагыйдәләрен бозу очраклары турында әйтелә. Сүз Мәскәүнең допингка каршы лабораториясе базасына үзгәрешләр кертү турында бара. Үзәрешләр Дөнья допингка каршы агентлык экспертларына җибәрер алдыннан кертелгән. Әлеге мәгълүматлар базасын халыкара экспертларга тапшыру Русия допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) статусын торгызу шарты булып торды. Русиядә допинг җәнҗалы чыкканнан соң, РУСАДА стандартларга туры килми дип танылды һәм 2018 елда Олимпия уеннарында нейтраль байрак белән чыгыш ясаучы аерым спортчылар гына катнаштырылды.

2018 елда РУСАДА статусы кайтарылды, әмма берничә шарт куелды. WADA документларыннан күренүенчә, Мәскәүнең допингка каршы лабораториясенең мәгълүматлар базасына моннан соң үзгәрешләр кертелгән һәм әлеге фактны яшерергә омтылу булган.

РУСАДА турында карар WADA башкарма комитетының 9 декабрьдә узачак утырышында кабул ителәчәк.

фикерләр

XS
SM
MD
LG