Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөдәррис Галимҗанов Казанны яклаучыларга һәйкәл куймаган өчен Татарстан хөкүмәтен мәхкәмәгә бирде


Мөдәррис Галимҗанов
Мөдәррис Галимҗанов

Мәхкәмә утырышына җаваплы түрәләрнең вәкилләре килмәү сәбәпле ул 16 декабрьгә күчерелде.

26 ноябрь көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә пенсионер, милли хәрәкәт активисты Мөдәррис Галимҗановның Татарстан хөкүмәтенә каршы шикаяте нигезендә утырыш узды. Галимҗанов 1999 елның 26 февралендә расланган 93нче санлы карарны тормышка ашыруны таләп итә. Татарстан хөкүмәтенең әлеге карарында "1552 елда Казанны яклап шәһит булучыларга һәйкәл кую" турында сүз бара.

Мәхкәмәгә Мөдәррис Галимҗанов белән бергә Татар иҗтимагый үзәгенең дистәләгән активисты да килде. Галимҗановның яклаучылары буларак катнашучы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Закиев белән үзәк вәкиле Галишан Нуриәхмәт мәхкәмә утырышын кичектерүне, киләсе утырышка Татарстан министрлар кабинетыннан, Казан шәһәре башкарма комитетыннан һәм Татарстан мәдәният министрлыгыннан да вәкилләр килүен таләп итте.

Галишан Нуриәхмәт мәхкәмәгә тәкъдим иткән документлар арасында "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы җитәкчесе, ул вакытта республиканың мәдәният министры булып эшләгән Зилә Вәлиеваның 2002 елда һәйкәлнең әзер булуы турындагы белдерүен дә тәкъдим итте.

"Һәйкәл өчен Испаниядән алсу гранит таш кайтарылды, аннан һәйкәл ясалды диделәр. Җәмәгатьчелеккә ул һәйкәлне күрсәтсеннәр. Ул таш кайда?" диде Галишан Нуриәхмәт шул хатны биреп.

Ул шулай ук бу темага бик күп мәкаләләр басылуы хакында әйтте. Мәхкәмәгә 2018 елда "Ватаным Татарстан" газетында басылган "Мәсхәрә!" дигән мәкаләне тәкъдим итте.

Мәхкәмә утырышы алдан билгеле булса да, утырышка шикаять бирүчеләр генә килгән булып чыкты. Хөкемдар Евгения Зыбунова бу эшне карау өчен Татарстан министрлар кабинетына, Казан шәһәре башкарма комитетына һәм мәдәният министрлыгына чакырулар җибәрәчәген әйтте һәм киләсе утырышны 16 декабрьгә билгеләде.

ТИҮ активистлары мәхкәмә бинасында намаз укыды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

2012 елда Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең ул чактагы рәисе Юныс Камалетдинов, милли хәрәкәт активисты Мөдәррис Галимҗанов 1999 елның 26 февралендә Татарстан министрлар кабинетын үзләренең 93нче санлы карары үтәлмәве өчен, ягъни Казанны саклап шәһит китүчеләргә һәйкәл кую фәрманын тормышка ашырмауда гаепләп мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Әмма Казанның Вахитов мәхкәмәсе дәгъва белдерүчеләрнең гаризасын канәгатьләндермәде. Мәхкәмә Татарстан хөкүмәтенең һәйкәл турындагы 1999 елгы карары, республиканың "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан" газетларында басылып чыкмаганга күрә, гамәлгә керә алмаган дигән карар чыгарды.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган ул карарны Юныс Камалетдинов белән Мөдәррис Галимҗанов Татарстанның Югары мәхкәмәсендә шикаять итте. Әмма хөкемдарларның Мөдәррис Галимҗанов исеменә җибәрелгән 2011 елның 26 декабрендә Казан шәһәре Башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Р. Әхмәтов кул куйган хаттагы "һәйкәл урнаштырылачак" дигән сүзләргә дә, 2011 елның 10 февралендә Татарстан мәдәният министрының ул чактагы урынбасары Ирада Әюпова кул куйган 640-221 номерлы хатта Испаниядән һәйкәлнең төп элементы – 1600 сантиметр диаметрлы гранит шарның сатып алынуы һәм Татарстанга алып кайтылуы турында белдерүенә дә исе китми. Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы хөкемдарлары чыгарган карарны гамәлдә калдырды.

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнгәч, Азатлыкның 1552 елда Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә республика башкаласында һәйкәл урнаштыру мөмкинлеген карыйсызмы дигән сорауга: "Миңа берсе дә һәйкәл эскизы белән килмәде, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итмәде. Бернинди конкурс та игълан ителмәде, бәйге уздырылмады", дип җавап бирде.

XS
SM
MD
LG