Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Универсиада өчен федераль үзәктән алган кредитларын түләүне ике елга кичектерә


Татарстан Дәүләт шурасы бинасы
Татарстан Дәүләт шурасы бинасы

Татарстан Универсиада өчен федераль казнадан алган кредитларның төп өлешен 2025 елда түли башлаячак.

27 ноябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында 2013 елда Универсиада алдыннан алынган бюджет кредитларын реструктуризацияләү турында фикер алышу булды. Республика финанс министры Радик Гайзәтуллин спорт чарасы өчен алынгын займнарның төп өлешен түләү ике елга кичектерелә дип белдерде.

"Төп түләү 2023 елда башланырга тиеш иде, ә хәзер ул 2025 елга күчерелә", диде министр.

Гайзәтуллин сүзләренчә, бу хактагы федераль канун Русия думасында хупланган һәм Федерация җыенына кертелгән. Министр кайбер шартларда республиканың федераль бюджетка бурычларын исәптән чыгару мөмкинлеге дә бар, ләкин аларның механизмнары әзерләнмәгән диде.

Татарстан финанс министрлыгы мәгълүматына караганда, 2019 елның 1 октябренә Татарстанның федераль казнага кредит бурычы 84 млрд 584 млн сум тәшкил итә. Татарстанга бирелгән дәүләт гарантияләрен дә исәпкә алганда, республиканың эчке дәүләт бурычы 94 млрд 443 млн сум тәшкил итә.

Утырышта депутатлар шулай ук 2020 елга республика бюджеты өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Киләсе елда Татарстан казнасының керемнәре 273,2 млрд сум, чыгымнары 276,3 млрд сум булыр дип көтелә. Бюджет өлгесе 3,1 млрд сум дефицит белән расланды. 2021 елда дефицит 2,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасының бишенче утырышын вице-спикер Юрий Камалтынов алып барды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нур-Солтанга эш сәфәрендә. Утырышта 100 депутатның 80не катнашты.

XS
SM
MD
LG