Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәнис Фәтхи ике халык арасында күпер салучы булды"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Журналист Фәнис Фәтхине искә алу чарасында милли журналистика турында да фикерләр яңгырады.

27 ноябрь Уфаның "Ихлас" мәчетендә журналист, Азатлык радиосының элекке хезмәткәре Фәнис Фәтхине искә алу кичәсе узды. Чара өстәл артында ирекле сөйләшү рәвешендә барды. Чарада Казаннан килгән кунаклар: Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов һәм "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон да катнашты.

Төп чыгышларны да Казан кунаклары ясады. Ләбиб Лерон Фәнис Фәтхи белән студент елларында бер бүлмәдә торуы, "Әллүки" әдәби-иҗат түгәрәгендә шөгыльләнүләре турында сөйләде. Фәнис Фәтхинең соңгы еллардагы эшчәнлегенә тукталды.

Фәнис Фәтхи
Фәнис Фәтхи

"Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Рафаэль Сафин, Әнгам Атнабай, Әмирхан Еники, Юлдар Юзеев һәм башка Башкортстан һәм Татарстан язучылары, шагыйрьләре иҗади дуслыкта яшәгәннәр, аралашып торганнар. Үзгәртеп корулар башлангач бәйләнешләр туктаган. Ләкин соңгы дистә елда тагын иҗади дуслык урнаштырылды. Аларны оештыруда Фәниснең дә өлеше зур булды. Ул Казаннан бер төркем язучыларның Шүлгән мәгарәсенә сәфәрен оештыруда катнашты. "Әмирхан Еники эзләре буйлап" дигән бик эчтәлекле сәфәр оештырды. Ул ике халыкны берләштерү эшләре белән шөгыльләнде. Аның "Көрәшчегә җиңелү юк" дигән китабы да ике халык арасына чөй тыгарга тырышучыларга җавап булды. Китапта дуслыкның асыл сыйфатлары шәрехләнгән, дуслыкка тик тигезлек аша гына ирешергә мөмкин икәнлеге бәян ителгән", диде Ләбиб Лерон. Ул Фәнис Фәтхинең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәреп, Фәнис Фәтхи турында истәлекләр китабы чыгарырга да тәкъдим итте.

Татарстан Язчылар берлеге рәисе Данил Салихов Фәнис Фәтхине "ике халык арасында күпер салучы" дип атады.

Күренекле җырчылар Идрис Газиев һәм Фән Вәлиәхмәтов, композиторлар Алик Локманов һәм Фәнир Галимов истәлекләре белән уртаклаштылар. Чараларда Фәнис Фәтхинең күп эшләрнең башында торуы билгеләнде. Аның Башкортстан дәүләт радиосында беренче татар тапшыруларын оештыруы, "Татарстан–Яңа гасыр" телеканалының Башкортстандагы тәүге хәбәрчесе булып эшләве телгә алынды. "Көрәшчегә җиңелү юк" китабына да зур бәя бирелде.

Композитор Алик Локманов Фәнис Фәтхинең әңгәмәләрендә тапталмаган сораулар бирүен, телевизион тапшыруларының азагында гомумиләштерүе, идея салырга тырышуын билгеләде.

Рәссам Вәкил Шәйхетдинов чыгышында Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясен оештыручы һәм аның беренче җитәкчесе Гариф Солтан портретын Фәнис Фәтхи кушуы буена төшерүен сөйләде.

Салават шәһәреннән килгән Әсгат Корманаев милли журналистика турында сөйләде. "Гәзитнең татар телендә чыгуы аның татар гәзите булуын аңлатмый. Татар мәнфәгатьләре өчен көрәшкән, милләт өчен җан аткан, аның сагында торган басма гына милли була ала", диде Әсгат Корманаев. Ул милли проблемнарны күтәргән ел журналистын билгеләү кирәклеген тәкъдим итте. Чыгышын Мәҗит Гафуриның "Туган тел" шигыре белән тәмамлады.

Чарада "Татарстан–Яңа гасыр" телевидениесенең Башкортстан бүлекчәсе әзерләгән Фәнис Фәтхи турында фильм карау да оештырылды.

XS
SM
MD
LG