Accessibility links

Дональд Трамп Һонконгта кеше хокуклары һәм демократия яклау турында канун имзалады


Һонконгта демонстрантларның полиция белән бәрелеше, 18 ноябрь
Һонконгта демонстрантларның полиция белән бәрелеше, 18 ноябрь

АКШ президенты Дональд Трамп Һонконгта кеше хокуклары бозылу өчен җаваплы Кытай һәм Һонконг рәсмиләренә чикләүләр кертүне һәм әлеге төбәктә протестларга теләктәшлек чараларын күз уңында тоткан кануннар имзалады. Кытай моны илнең эчке эшләренә тыкшыну дип атады.

Һонконгта кеше хокуклары һәм демократия акты дип аталган әлеге документка ярашлы, АКШ Һонконгта протестларны бастыруга катнашы булган түрәләргә чикләүләргә кертергә тиеш. Моннан тыш, Дәүләт департаментына Һонконг автономиясе дәрәҗәсен ел саен бәяләп тору йөкләнә. Кушма Штатлар белән сәүдә өлкәсендә әлеге төбәкнең махсус статусы алынырга мөмкин.

Тагын бер канун белән Һонконгка демонстрацияләрне куып таратырга ярдәм итүче полиция җиһазлары һәм техника экспорты тыела.

Ак йорт белдерүендә әйтелүенчә, Дональд Трамп әлеге кануннарны "Кытай һәм Һонконг җитәкчелеге каршылыкларны тыныч юл белән хәл итәр һәм бу татулык һәм чәчәк атуга китерер" дигән өмет белән имзалаган. Кытай тышкы эшләр министрлыгы кануннар "Һонконг эшләренә, Кытайның эчке эшләренә җитди тыкшыну һәм халыкара мөнәсәбәтләр нормаларын бозу" дип белдерде.

Әлеге кануннарны узган атнада Конгрессның ике пулаты да хуплады. Документның максаты Һонконг демократиясен яклап ярты елга якын барган протестларга теләктәшлек белдерү диелә. Трампның кануннарны имзалавы соңгы көнгә кадәр шикле булды. Чөнки аларга Пекин һәм Һонконг хакимияте каршы иде. Ак йортның мондый адымы Вашингтон белән Пекин арасында сәүдә килешүләрен катлауландырыр дип фаразланды. Якын киләчәктә ике ил сәүдә җыемнарыннан баш тарту турында беренчел килешү төзер дип көтелә иде.

XS
SM
MD
LG