Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет берлеге таркалганнан соң дөньяда урыс телен өйрәнүчеләр саны ике тапкыр кимегән


Урыс теле дәресендә (архив фотосы)
Урыс теле дәресендә (архив фотосы)

1990нчы еллар башында урыс телен дөньяда 74,6 миллион кеше өйрәнгән, ә 2018 елда - 38,2 миллион.

Совет берлеге таркалганнан соң урыс телен өйрәнүчеләр һәм әлеге телдә укучылар саны ике тапкыр кимегән. Бу хакта Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгының Социологик тикшерүләр үзәге хисабына сылтанып РБК яза.

Бүгенге көндә урыс теле дөньяда таралу ягыннан караганда унынчы урында тора, аны 27 илдә кулланалар. 1990 еллар башында урыс телен 74,6 миллион кеше өйрәнгән, 2004тә - 54,2 миллион, ә 2018 елда - 38,2 миллион кеше. Элекке Совет берлеге илләрен исәпкә алмаганда, урыс телен өйрәнүчеләр саны 20 миллионнан бер миллионга диярлек калган.

Урыс телен Көнчыгыш Европа һәм Балкан илләрендә әзрәк куллана башлаганнар: 2015 елга анда бу телне сигез миллион кеше белгән, ә 1990 елларда 38 миллион булган. Элекке Совет берлеге илләрендә урыс телендә сөйләшүчеләр 119,5 миллионнан 82,5 миллионга калган. Әмма шул ук вакытта АКШта, Канадада, Австралиядә һәм Яңа Зеландиядә урыс телен белүчеләр арткан - 1,2 миллионнан дүрт миллионга җиткән.

2015 елда Җирдәге 7,5 миллиард халыкның 243 миллионы урыс телен белгән. Бу бөтен халыкның 3,2 проценты. Социологик тикшерүләр үзәге мәгълүматынча, 2025 елда Җир халкы сигез миллиард кеше тәшкил иткән хәлдә урыс телен белүчеләр саны 215 миллион булырга мөмкин. Бу 2,7 процент дигән сүз.

5 ноябрь узган Русия президенты каршындагы Урыс теле шурасында Владимир Путин "дөньяда урыс теле даирәсенең ясалма рәвештә кысылуын, аны читкә этәрүне күрәбез" дип сөйләде.

"Урыс теленә каршы сугышны мәгарәдәге русофоблар гына игълан итми, ә төрле маргиналлар, агрессив милләтчеләр дә актив эшли. Кызганыч, кайбер илләрдә бу рәсми дәүләт сәясәтенә әйләнә", диде Путин.

XS
SM
MD
LG