Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОТР каналы ТНВның "Новости Татарстана" һәм "Здравствуйте" тапшыруын гына күрсәтәчәк


"Татарстан хәбәрләре" тапшыруы логотибы
"Татарстан хәбәрләре" тапшыруы логотибы

ТНВ "Новости Татарстана" тапшыруы атнасына алты тапкыр чыгачак. Федераль каналда татарча тапшырулар күрсәтү каралмаган.

29 ноябрьдән "Яңа гасыр" (ТНВ) телеканалының урыс телендә чыгучы "Новости Татарстана" һәм "Здравствуйте" тапшырулары ОТР (Русиянең иҗтимагый телевидениесе) телеканалы күрсәтә башлаячак. Эфирга атнасына алты тапкыр чыгачак. Татарстан яңалыклары 17:00-19:00 сәгать аралыгында ярты сәгать дәвамында күрсәтелер дип көтелә. Федераль каналга ТНВның татарча програмнары кертелмәгән. Бу хакта "Яңа гасыр" телеканалының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТНВдан тыш башка төбәк каналлары тапшырулары да ОТРда күрсәтеләчәк. Төбәкләр өчен барлыгы биш сәгать вакыт бирелгән. Иртәнге тапшырулар 6:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә, кичке яңалыклар 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр барачак.

Башкортстанның БСТ каналы "Орнамент", "Дорога к храму", "Аль-Фатиха", "Между прочим", "Красная кнопка", "Историческая среда" тапшыруларын, "Тамыр" телеканалы проектларын күрсәтәчәк.

Әлеге үзгәрешләр Русиядә гадәти аналог каналлар күрсәтү туктатылу белән бәйле. Аның урынына дигитал каналлар гына калды. Бушлай мультиплекска 20 телеканал керде. Алар арасында республикалар каналларына урын табылмады. Төбәкләргә ОТР каналы мәйданын кулланырга киңәш иттеләр.

XS
SM
MD
LG