Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия министрына Мәскәүдән Казанга очарга рөхсәт бирелмәгән


Мирослав Томанның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, Прага, 2019 елның 6 марты
Мирослав Томанның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, Прага, 2019 елның 6 марты

28 ноябрь Чехия авыл хуҗалыгы министры Татарстан президенты белән очрашырга тиеш иде. Ләкин Чехия делегациясе очкычына Мәскәүдән Казанга очарга рөхсәт бирелмәгән.

Чехия авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томанның Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән планлаштырылган очрашуы булмаган. Чәршәмбе Томан очкычына Мәскәүдән Казанга очарга рөхсәт бирелмәгән. Бу хакта Чехиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

"Кызганычка каршы, Русия, алдан ышандыруларына карамастан, килешүне үтәмәде һәм делегация очкычына Казанга очарга рөхсәт бирмәде", дигән Чехия авыл хуҗалыгы министры сүзчесе Войтех Уайт. Министрлык хәбәр итүенчә, Чехия делегациясе очкычы Мәскәү һава аланында рөхсәтне ун сәгать көткән.

Чехия тышкы эшләр министрлыгы Русиянең рәсми аңлатмасын көтә. Министрлыкның сишәмбе чыккан хәбәрендә "ике илнең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче эшче төркемнең эшчәнлеген дәвам иттергә тели" дип язылган.

Татарстан президентының эш җәдвәлендә дә Мирослав Томан белән очрашу каралган иде. Бүген ул Чехиянең Русиядәге илчесе Витезслав Пивонька һәм илчелек вәкилләре белән генә очрашты.

Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты идарәсе рәисе Шамил Агеев әлеге хәлне Прагадан килгән очкычның документлары дөрес тутырылмаган дип аңлатты. "Шуңа күрә таможня ягыннан техник соңару булды. Шушы гына сәбәп, ә болай тулы әзерлек бар иде", дип китерә аның сүзләрен ТАСС.

Быел мартта Прагада Рөстәм Миңнеханов Чехиянең авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан белән очрашып, аны Татарстанга чакырган иде. Миңнеханов Чехия делегациясенә "авыл хуҗалыгы өлкәсендә кызыклы проектлар гына түгел, ә татар халкының үзенчәлекләрен, авыл тормышын күрсәтергә" вәгъдә биргән булган.

Татарстан Чехия белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Чехиядә Татарстанның сәүдә вәкиллеге бар. 2016 елда Брно шәһәрендә Татарстан көннәре узды. Аның кысаларында Миңнеханов Европа татарлары альянсы вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашу Мәскәү күзәтүендә узды.

2016 елдан Казан белән Прага арасында туры очышлар ачылды.

Соңгы көннәрдә Прага районнарының берсе һәм Русиянең Чехиядәге илчелеге арасында низаг туды. Муниципалитет башлыгы Павел Новотны Праганы азат итү өчен көрәшкән гаскәр генералы Андрей Власовка һәйкәл куярга тәкъдим итте. Русия илчелеге моңа каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG