Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әйткәнчә, бу – татар сәнгате өчен бу бик зур югалту.
"Сәхәбиев уникаль тавышлы җырчы иде, аның драматик артист буларак та сәләте бик зур иде һәм вокал остасы булды. Опера театрында Даутов заманында алар бик көчле буын иде, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Клара Хәйретдинова, Хәйдәр Бигичев кебек төркемнең бер вәкиле булды. Универсаль җырчы, татар халык, бүгенге заман эстрада җырларын һәм опера әсәрләрен дә шул кадәр оста итеп башкара иде. Безнең өчен бу бик зур югалту", диде ул.
Элегрәк Сәхәбиев Азатлыкка пенсиясеннән канәгать булмавын әйткән иде. "Мин 50 яшемнән пенсиягә чыктым. Мин пенсиямнән канәгать түгел. Ул ничектер күп кебек тоела башта. Әмма соңгы арада ничектер кимегән кебек тә булды әле. Әйбер бәяләре артса да, бу арада гына пенсияне арттырмадылар", диде ул.
Рафаэль Сәхәбиев 1951 елның 8 июлендә Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында дөньяга килгән. 1976 елны Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң аны Татар дәүләт опера һәм балет театры труппасына алалар. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында хезмәт иткән. Опера театрында утыздан артык роль башкарган, шуларның яртысы – татар репертуары. Алар арасында Нәҗип Җиһановның "Алтынчәч" операсында Хан, Әнвәр Бакировның "Тукай" әсәрендә Тукай һәм башка рольләр бар.