Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда экология проблемнарына багышланган пикет үтте


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

30 ноябрь Казанның "Крылья Советов" паркы янында Татарстандагы экология проблемнарына игътибар җәлеп итү максатыннан пикет үтте.

Пикетта "Мәскәүдән Арчага чүп китереп ташуга каршы! Арчада зур чүплек төзүне туктатыгыз!", "Фәрит Мөхәммәтшин! Татарстанга чүп кертүгә каршы канун кабул итүне таләп итәбез!", "Чүп яндыру заводы хуҗаларына — акча, казанлыларга — яман шеш авыруы һәм гарип балалар" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Чараны оештыручылардан Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов Азатлык хәбәрчесенә әйтүенчә, пикет Татарстандагы актуаль эколгия проблемнарына игътибар җәлеп итү максатыннан оештырылган.

"Без бигрәк тә Казан, Татарстан халкы сәламәтлегенә, тормышына янаган проектлар турында җәмәгатьчелеккә җиткерергә телибез. Әйтик Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзү, азык-төлекне нурланыш ярдәмендә чистарту, Татарстанга уран калдыкдарын кертүгә каршы булуыбызны белдерәбез һәм бу проектларны гамәлгә ашырмауны таләп итәбез", диде ул.

Аның сүзләренчә, хәзер Арча районында зур чүплек полигоны төзелеп килә. Анда Мәскәүдән, башка төбәкләрдән калдыклар, чүпләр китерергә мөмкиннәр.

"Арчадагы полигонга көненә 700 тонна чүп ташымакчы булалар. Без моңа каршы алдан чара күрү кирәк дип саныйбыз. Республика парламентына, парламентның экология комитетына Татарстанга читтән торак-коммуналь калдыклар, чүп кертүне тыю турында канун кабул итүне таләп итеп гариза тапшырдык. Без чүпнең кайда килеп чыккан урынында күмелүен яисә эшкәртелүен таләп итәбез", дип белдерде Альберт Гарапов.

Пикетны Татарстанның атомга каршы җәмгыяте, ТИҮ, Социаль экология берлеге һәм табигатьне саклау оешмалары оештырды.

Унлап кеше катнашкан пикет бер сәгать дәвам итте.

XS
SM
MD
LG