Байкал арты төбәгендә юлчы автобус күпердән боз каплаган Куэнга елгасына килеп төшкән. Соңгы рәсми мәгълүматларга караганда, 19 кеше һәлак булган, шуларның икесе бала. Тагын егермләп кеше җәрәхәтләр алган, өчесе авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.
Автобуста барлыгы 43 юлчы һәм машина йөртүче барган диелә.
Беренчел мәгълүматларга күрә, Сретенски шәһәреннән Читага баручы автобусның тәгәрмәче шартлаган.
Каза урынына фаҗига медицинасы боралаклары очкан, алар аеруча авыр зыян күрүчеләрне хастаханәгә китерергә тиеш.
Baza телеграм-каналы әйләнгән автобусның видеосын бастырды. Анда әле кешеләр бар, коткаручылар автобус бозны ватып, кешеләр белән су астына китәр дип курка.
Төбәкнең ашыгыч ярдәм хезмәте Сибирь.Реалиига хәбәр иткәнчә, әлеге автобус бер эшмәкәрнеке, ул туристлык сәфәрләре белән шөгыльләнә.