Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газпром Кытайга беренче газүткәргечне эшләтеп җибәрде


Русия белән Кытай арасында газүткәргеч турында килешү 30 елга төзелгән һәм ул Кытайга елына 38 млрд кубометр газ җибәрүне күз уңында тота. 

2 декабрьдә Русия газы газүткәргеч торба аша Кытайга җибәрелә башлады. Газпромның "Себер көче" ("Сила Сибири") газүткәргечен ачу тантанасында Русия президенты Владимир Путин һәм Кытай халык республикасы рәисе Си Цзиньпин катнашты.

2014 елның маенда Газпром һәм Кытайның CNPC ширкәте ун елдан артык сөйләшүләрдән соң Якутиянең Чаяндинский чыганагыннан һәм Иркутскидагы Ковыктинский чыганагыннан Русия газы җибәрү һәм яңа газүткәргеч төзү турында килешү имзалаган иде. Килешү 30 елга төзелгән һәм ул Кытайга елына 38 млрд кубометр газ җибәрүне күз уңында тота.

2014 ел бәяләрендә килешүнең гомум бәясе $400 млрд тәшкил итә, барлыгы бер триллион кубометр газ җибәрү планлаштырыла.

Кайбер белгечләр әлеге газүткәргеч икътисади яктан үзен акламый дип саный.

"Моны ни өчен эшләгәннәрен күз алдына китереп карыйм да, әлеге карарны кабул иткән кешеләр ике генә әйбер турында уйлагандыр дип саныйм. Ә карар иң югарыда Кремльдә кабул ителгән. Беренчесе - күз буяу, карагыз, нинди зур геосәяси җиңү, газ экспортының яңа юлын ачтык. Күпмегә төште бу, анысын санаучы юк. Икенче сәбәп - газүткәргечне төзүче оешмаларга акча эшләргә мөмкинлек бирү. Башка мәгънәсен күрмим. Ә подрядчикларның чыгымнар сметасы дөньяның башка илләрендә шул ук эшне башкаручы ширкәтләрдән күпкә кыйбатрак", диде элегрәк RusEnergy аналитика агентлыгы партнеры Михаил Крутихин.

XS
SM
MD
LG