Accessibility links

Кайнар хәбәр

ДНР башлыгы төбәктә бердәнбер дәүләт теле итеп урыс телен генә калдырырга тәкъдим итте


Денис Пушилин

ДНРда украин теле дәүләт теле буларак гамәлдә кулланылмый, шуңа күрә урыс телен генә калдыру тәкъдим ителә. Мәктәпләрдә дә урыс теле генә мотлак укытылырга мөмкин.

Үзбилгеләнгән Донецки халык республикасы (ДНР) башлыгы Денис Пушилин төбәк Конституциясенә үзгәрешләр кертеп, республикада урыс телен бердәнбер дәүләт теле ясау тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ДНР Халык шурасы сайтында хәбәр ителә

"Бу Донецки халык республикасының Русия белән интенсив интеграция процессына бәйле", диелә белдерүдә.

Дөньяда танылмаган республика Конституциясенә ярашлы, бүгенге көндә украин теле дә, урыс теле дә дәүләт теле статусында. Әмма ДНР Халык шурасы сайтында әйтелүенчә, "гамәлдә украин теле дәүләт теле буларак кулланылмый".

Украин теленең дәүләт статусын алу "аның мөһимлеген киметми" һәм ДНР халкына украин телен "сөйләшү теле буларак" куллануга зыян китерми диләр парламентта.

Моннан тыш, мәгариф турындагы канунга да төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Яңа канун өлгесе урыс телен мотлак, ә төбәкнең башка халыклары телләре ата-ана теләге һәм мәктәпләрнең мөмкинлекләренә карап укытуны күз уңында тота.

Сентябрь ахырында ДНР башлыгы Денис Пушилин Русия белән интеграция республика өчен өстенлекле юнәлеш дип белдергән иде. "Безнең алда - Русия киңлегенә максималь интеграция. Иң яхшысы - Русия составына федератив бүлге хокукларында керү" дигән иде ул.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG