Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элемтә операторлары "суверен Рунет" кануны нигезендә кулланучылар мәгълүматын тапшырырга теләми 


Русиядә "суверен интернет" турында канунга ярашлы, интернет хезмәте күрсәтүче оешмалар Роскомнадзор биргән махсус җиһазларны урнаштырырга тиеш. Операторлар бу җиһазларны куючы ширкәтләр абунәчеләрнең шәхси мәгълүматын үз файдаларында кулланырга мөмкин дип борчыла.

Интернет хезмәте күрсәтүче оешмалар "суверен Рунет" кануны кысаларында элемтә челтәрләрендә махсус җиһазлар куючы ширкәтләргә абунәчеләрнең шәхси мәгълүматын куллануны тыюны сорый. Бу мәсьәлә Федерация шурасында узган ябык киңәшмәдә каралган дип хәбәр итә РБК.

Басма чыганагы белдергәнчә, хәзерге вакытта кешенең интернеттагы шәхси мәгълүматы канун белән якланмаган. Шуңа күрә җиһазлар куючы ширкәтләр ул мәгълүматны үз файдаларында кулланырга мөмкин. Русия элемтә министрлыгы, Роскомнадзор һәм канун авторларының берсе Людмила Бокова бу мәсьәләдә аңлатма бирүдән баш тарткан.

1 ноябрдән Русиядә "Суверен интернет" турында канунның күпчелек өлеше гамәлгә керде. Канун илдә интернетның имин һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итәчәк, диелә. Документка ярашлы, интернет хезмәте күрсәтүче оешмалар Роскомнадзор биргән махсус җиһазларны урнаштырырга тиеш. Бу җиһазлар челтәр белән үзәкләштерелгән рәвештә идарә итәргә, аерым алганда, Русия интернетын бөтендөнья челтәреннән өзеп куярга мөмкинлек бирә. Калган вакытта бу җиһазлар илдә тыелган интернет-сайтларны эшеннән туктату өчен файдаланылачак. Канунның төгәл кайсы очракларда кулланылачагы турында әлегә билгеле түгел.

Канунны тәнкыйтьләүчеләр ул интернетта цензурага китерергә мөмкин дип саный. Яз айларында Русиянең берничә шәһәрендә интернет иреген таләп итеп, протест чаралары узды.

Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кремльнең интернет иреген чикләү сәясәтен хуплап чыкты. "Фейк хәбәрләр, блогерларны киңкүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәү, суверен рунет турында һәм башка федераль кануннар кабул ителде. Алар цензура булдыру өчен эшләнмәгән. Бу җаваплылыкны арттыруга юнәлтелгән", диде ул.

XS
SM
MD
LG