Документта күрсәтелгәнчә, Татарстанда урнашкан биш шифаханә хәләл таләпләренә туры китерелергә тиеш була. Кайсы шифаханәләр турында сүз барганы әйтелмәгән.
Башкаручы шулай ук бу шифаханәләрне рекламлау максатыннан Казанда дүрт баннер урнаштырырга, хәләл чаралар турында "түгәрәк өстәл" уздырырыга тиеш була.
Шушы чаралар кысаларында башкаручыдан буклетлар һәм Татарстан харитасын бастыру да сорала. Буклетларның 800 данәсе рус телендә, тагын 800е - инглиз, 400е - гарәп телендә булырга тиеш. Татар телендә мәгълүмат бирү таләбе куелмаган. Исемлектә күрсәтелгәнчә, башкаручы "түгәрәк өстәл" вакытында туклану оештырырга, анда катнашучылар өчен сувенир продукциясе җитештерү, фотога һәм видеога төшерүче чакыруны да үз өстенә алырга тиеш.
Боларның барысына 2,7 миллион сумга якын акча тотарга җыеналар. Заказны үтәргә теләүчеләрдән гаризалар 6 декабрьгә кадәр кабул ителә, диелгән Татарстанның дәүләт сатып алулары порталында. Бөтен күрсәтелгән эшләр 26 декабрьдән дә соңга калмый башкарылып чыгарга тиеш.