Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Германия Берлинда Хангошвилины үтерүгә бәйле Русиягә карата чикләүләр кертергә мөмкин


Демонстрантлар Грузиядә Германия илчелеге янында Зәлимхан Хангошвили сурәтен тотып тора
Демонстрантлар Грузиядә Германия илчелеге янында Зәлимхан Хангошвили сурәтен тотып тора

Германия прокуратурасы Берлинда Грузия ватандашы Зәлимхан Хангошвилины үтерүдә Русиянең катнашы булу ихтималы турында белдерә. Бу расланса, Германия Русиягә карата чикләүләр кертергә мөмкин.

Хәзер җинаять эше Германия прокуратурасыннан алынып, илкүләм иминлек белән шөгыльләнүче федераль прократурага тапшырылырга мөмкин дип яза The Wall Street Journal газетасы.

23 августта Берлинда Грузия кыр командиры, милләте белән чечен булган Зәлимхан Хангошвили үтерелгән иде. Үтерүче аның янына велосипедта килеп, аркасына берничә тапкыр аткан. Германия прокуратурасы бу җинаятьне кылуда шикләнелгән кешене ачыклаган. Ул Русия хөкүмәте белән бәйле булырга мөмкин дип яза газета.

Bеllingcat, The Insider, "Досье" үзәге һәм Der Spiegel язганча, Русия хакимияте җинятьче дип фаразланган кешегә башка шәхес буларак яшәргә ярдәм иткән булуы ихтимал.

Әгәр бу фактлар расланса, Германия Русиягә карата чикләүләр кертергә мәҗбүр булачак, дип яза WSJ. Сүз "дипломатик һәм башка чикләүләр" турында бара. Бу чаралар ике илнең энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлегенә зыян китерергә мөмкин диелә хәбәрдә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG