Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь кешесе урамда узучыларга мылтыктан ут ачкан, бер кеше үлгән


4 декабрь иртәсендә Пермь шәһәрендә ир-ат урамда мылтыктан ут ачып, бер кешене үтергән. Ике кеше, шул исәптән Росгвардия хезмәткәре тән җәрәхәтләре алган. 

Русиянең Тикшерү комитеты Пермь урамындагы атыш белән бәйле рәвештә җинаять эшен ачкан. "4 декабрь көнне иртән 50 яшьлек Пермь кешесе үз фатирында мылтыктан ут ачкан. Аннары ул урамга чыгып узып баручыларга ата башлаган. Аңа карата Русия Җинаять кодексының нигезендә җинаять эше кузгатылды”, дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының Пермь крае идарәсе матбугат хезмәте.

Җинаять кылуда шикләнелгән ир-ат элек тә хөкем ителгән. Атышны ул исерек хәлдә ясаган. Шуның өстенә, үзендә ау мылтыгы тотарга рөхсәте булмаган.

Атыш нәтиҗәсендә бер хатын-кыз үлгән, бер кеше яраланган. Тән җәрәхәтләре алучыларның тагын берсе – Росгвардиянең җинаятьчене тоту төркеменең машина йөртүчесе. Ул автомобиль эчендә утырган килеш ут астына эләккән.

XS
SM
MD
LG