Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы Русиянең G7 саммитларында катнашуына каршы резолюция кабул итте


АКШ президенты Дональд Трамп 2019 елда Франциядә узган G7 саммитында
АКШ президенты Дональд Трамп 2019 елда Франциядә узган G7 саммитында

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты Русиянең G7 төркеменә кушылуына каршы тавыш бирде. Мондый карарның сәбәбе дип Мәскәүнең “үз күршеләренең территориаль бөтенлеген хөрмәт итмәве һәм демократик җәмгыятьләр стандартлары белән санлашмавы” аталды.

Резолюцияне яклап 339 тавыш бирелде, 71 кеше каршы чыкты.
Карарда Русия җиде ил төркеменә “Украина җирләрен, шул исәптән Кырымны оккупацияләүдән туктагач һәм бөтен дөньяда демократиягә һөҗүмнәр ясаудан баш тарткач кына” кире кайтырга мөмкин, диелгән .

Элегрәк Дональд Трамп Владимир Путинны 2020 елда АКШта узачак G7 саммитына чакырырга теләве хакында белдергән иде. Моңа җавап итеп Конгресс 30 августта әлеге резолюцияне әзерләде.

Русияне җиде ил төркеменнән 2014 елда Кырымны басып алганнан соң чыгарганнар иде. Британия, Германия, Канада әле хәзер дә Русиянең кире кайтуына каршы. Шул ук вакытта кайбер мәсьәләләрне тикшергәндә төркемгә кермәгән илләрнең җитәкчеләрен чакыру да кабул ителгән. Ак йорт вәкиле Мик Малвэни Путинны АКШта узачак саммитка чакыру Русиянең G7 төркемендә яңадан кайтуына бер адым, дип атаган иде.

XS
SM
MD
LG